Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев Тирсәдә авыл активы белән очрашты

Җитәкчегә көн кадагында торучы проблемаларны да җиткерделәр

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев авылларда җирлек башлыклары, депутатлар һәм авыл активы белән очрашулар уздыра башлады. Аның беренчесе Тирсәдә узды.
Авыл башлыгы Рафил Закиров җирлеккә караган авыллар, халыкның тормыш-көнкүреше, хезмәт күрсәтүче оешма-учреждениеләр турында мәгълүмат биргәннән соң, көн кадагында торучы актуаль проблемалар турында бәян итте. Аның беренчесе кайчандыр гөрләп торган 1200 квадрат мәйданлы спорт комплексының штат булмау сәбәпле хәзерге вакытта буш торуы.
– Моңа кадәр авыл җирлеге Советы бюджетыннан хезмәт хакы түләп бер тренер штаты тота идек. Хәзер андый мөмкинлегебез юк. Шуңа күрә 1 январьдан бирле ишеккә йозак эленде дисәк тә була. Ә бинаны җылыту өчен кышкы чорда ай саен 40-50 мең акча түлибез. Яшьләр, балалар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә спорт комплексының эшләвен бик тә тели. Чөнки биредә милли көрәш, кул көрәше, теннис, аэробика, бильярд, волейбол белән, тренажерларда шөгыльләнергә була, – диде Рафил Расимович.
«Тирсә коммуналь челтәре» предприятиесе җитәкчесе Рөстәм Вәлиев исә торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы проблеманы күтәреп чыкты. Тирсәдә шәхси даруханәгә фармацевт булмау да авыл халкы арасында ризасызлык тудыра.
Муниципаль хезмәт ветераны Ләйсирә Нәфыйкова Мәдәният йортының бер өлешенә Сугышчан һәм хезмәт даны музее булдыру теләге белән януларын да әйтте.

Азат Вәлиев әлеге проблемаларның һәрберсен шәхси контроленә алачагын әйтте. Соңыннан ул социаль объектларда, райпо кибетендә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев