Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы урынбасары иң беренчеләрдән булып тавыш бирде

Без бүген киләчәкне сайлыйбыз

Әгерҗе район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев туган авылы Исәнбайдагы 502 сайлау участогына бүген иң беренчеләрдән булып килде

Сайлау участогына керүгә үк аның тән температурасын үлчәделәр, битлек, перчатка, ручка бирделәр.

–    Участокта санитар-эпидемиологик нормаларны тулысынча төгәл үтибез, – диде участок сайлау комиссиясе рәисе Эльза Кәримова. 

Илфат Ильяс улы, сайлауга иң беренче булып килүче исәнбайлылар белән беррәттән бюллетеньнәр алып, бүгенге сәяси вакыйгага үз фикерен белдерде.

–    Әлеге сәяси вакыйгада авылдашларым да, райондашлар да актив катнашырлар дип өметләнәм. Чөнки без бүген киләчәкне сайлыйбыз. Ә Татарстанның киләчәге, сәясәте, икътисады аннан сайланган депутатларга бәйле. Дәүләт Думасында Татарстан командасы ныклы булсын. Сайлаулар тыныч, ыгы-зыгысыз узсын, – диде Илфат Ильяс улы. 

502нче Исәнбай сайлау участогына 591 кеше беркетелгән. Шуларның 8е – 18 яшьләре тулган сайлауларда беренче тапкыр катнашучы яшьләр. Аларга бүләкләр дә тапшырылачак. 

Исегезгә төшерәбез: 17, 18, 19 сентябрь – сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар һәм 29нчы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округы буенча депутатлар сайлау көннәре. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев