Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда атна дәвамында ЮХИДИ рейдлары узачак

Игътибарлы булыгыз

Районда иртә таңнан машина йөртүчеләрне "Тоннель" массакүләм тикшерү кысаларында профилактик рейдлар уза.

Акциягә ЮХИДИнең өч экипажы, полиция участок уполномоченныйлары җәлеп ителгән. Бу көнне Әгерҗе машина йөртүчеләрен машина пыялаларында тонировка дөрес кулланыламы-юкмы икәнлеген күпләп тикшерәләр.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балаларның үлүе очраклары арту сәбәпле, ТР буенча ЮХИДИ идарәсе карары белән параллель рәвештә «Бала - төп пассажир» профилактик операциясе кысаларында чаралар үткәрелә.

Инспекторлар яшь пассажирларны йөрткәндә куркынычсызлык каешын, балаларны тоту җайланмаларын куллануны тикшерә.

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУ профилактикасы бүлеге башлыгы Раушания Тимкина һәм яшь инспекторлар отрядлары белән уртак эш дәвам итә. Алар бер уңайдан ата-аналар һәм балалар белән әңгәмәләр үткәрәләр, тематик брошюралар, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тараталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X