Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Райондашларыбыз үзләрен борчыган проблемаларны район җитәкчеләре ярдәме белән чишә ала

Мөрәҗәгатьне җиткерү юллары күптөрле

Үзеңне борчыган проблемаларны җитәкчеләргә, җирле үзидарә органнарына  җиткерүнең юллары күптөрле. Райондашларыбыз әлеге мөмкинлекләрдән киң файдаланалар. 

Район Советының соңгы XLIX утырышында район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова үз чыгышында гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында бәян итте.  2020 елның алты аенда барлыгы 454 мөрәҗәгать каралган. Алар арасында телдән бирелгәннәре дә, язмачалары да бар. Июнь аенда гына да район башкарма комитеты җитәкчесенә 44 кеше мөрәҗәгать иткән. 

Тулаем алганда, кергән мөрәҗәгатьләрнең 248е уңай хәл ителгән, 206сы буенча аңлатма бирелгән. Шулар арасыннан 57се урынга барып каралган.  
Үз мөрәҗәгатьләрен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Президенты аппаратларына, РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутатлары исеменә, төрле министрлык һәм ведомстволарга  юллаучылар да булган. 


Үзләрен борчыган проблеманы хәл итү өчен “Халык контроле” системасына мөрәҗәгать итүчеләр саны да арта. Алты ай эчендә система аша 46 заявка кергән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 7гә артык. 25 мөрәҗәгать гамәлгә ашыру өчен юлланган. 

Райондашларыбыз үзләрен борчыган проблемаларны район Советы һәм башкарма комитеты җитәкчеләре ярдәме белән чишә алалар. Аларның кабул итү вакытлары район сайтында һәм район хакимиятендәге мәгълүмат стендында урын алган. 

“Халык контроле” системасындагы үзеңә кирәкле категория буенча заявка юллауның төп шарты – ТР дәүләт мәгълүмати системасында теркәлгән булу. Материалга мөрәҗәгатьне раслаучы фотография беркетү дә мөһим. 

Тулырак газетабызның җомга саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X