Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Руслан Белыйның Юлаев турындагы мәзәге өчен Уфа юмористын көрәшчеләр кыйный язган

Башкортлар авызыңны үлчәп ач диләр

Руслан Белыйның Салават Юлаев турында мәзәген тамаша кылган өчен Башкортстан юмористын көрәшчеләр кыйный язып калганнар. Бүген Zoom платформасында узган дүртенче «Россия милләтләренең телләрен саклауда алдынгы тәҗрибәләр» онлайн-конференциясендә милли юмор чикләре турында сөйләшкәндә шул очрак искә алынды.

«Милли юмор белән кеше көлдерер алдыннан бик күп мәгълүматны үзләштерергә, мәсьәләне төптән өйрәнергә кирәк. Шуңа да башкортлар авызыңны үлчәп ач диләр», — дип сөйләде башкорт телендә Шаяннар һәм Тапкырлар клубы уеннарын оештыручы Марсель Мөхәммәтҗанов.

Марсель Мөхәммәтҗанов танылган комик Руслан Белыйның Уфага килеп, Салават Юлаевтан көлеп сөйләгәне турында искә төшерде. «Кызганыч, ул концертта мин, дустым да бар идек. Без концерттан соң Руслан белән бу хакта сөйләштек, безнең республикада Салават турында шаярырга ярамаганын аңлаттык», — дип искә алды ул.

Марсель әйтүенчә, бу хәлдән соң Башкортстанда яшәүче юмористлар җәза күрә язып калган. «Хәтта Руслан артыннан гастрольләренә төрле клуб көрәшчеләре дә юлга чыккан, ләкин янына барып җитә алмаганнар, тик безне, ул концертта беренче рәттә утыручыларны, таптылар. Кыйнамадылар инде, “Сез анда нишләп йөрдегез?” дигән сораулар килде. Без сөйләштек, аңлаштык», — дип сөйләде ул.

Азамат Дзагаштов Кабардино-Балкария Республикасында да милли юморга карата чикләр күп булуын әйтте. Аның сүзләренчә, дингә, Аллаһы Тәгаләгә һәм нинди дә булса интим темаларга кагылышлы мәзәкләр тыела, шулай ук хәлсез, зәгыйфь кешеләрдән көлү хупланмый.

Конференциядә әйтелгәнчә, бер милләт өчен көлке булган нәрсә, икенче милләт өчен кызык булмаска мөмкин, чөнки һәр милләтнең үзенчәлекле юморы бар. Аны үстерергә кирәк, нәтиҗәдә, милли юмор үсеше милли телләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.

Татарстандагы юмор турында «Әйдә, ШаяРТ» лигасы җитәкчесе Рамил Әгъдиев һәм блогер, алып баручы Айдар Габидуллин сөйләде. Рамил Әгъдиев әйтүенчә, алар хәзерге вакытта уникаль татар юморын булдыру өчен шартлар әзерли. Рамил Әгъдиев уеннарда әби-бабайлар, авыл, көтү темалары еш очраганын, диалектларга бәйле мәзәкләрнең актуальлеген, аеруча, Чүпрәле мишәрләре һәм керәшеннәр командалары үзенчәлекләрен уңышлы кулланганын әйтте.

Айдар Габидуллин интернетта, социаль челтәрләрдә милли юморның югары дәрәҗәдә булуы турында сөйләде. Ул, күбрәк кызыклы видеолар төшереп, аларны интернетка урнаштырырга киңәш итте. Аның өчен кыска күләмле көлдергеч видеолар реклама ролен дә үтәгән. «Рус дуслар видеоларга тәрҗемә ителгән субтитрлар куярга сорады. Мин моны эшләмәскә булдым, чөнки алай бөтен юмор югалачак», — диде блогер.

Удмуртиядәге юмор турында сөйләгән Анастасия Шумилова да шул ук фикердә. «Рус теленә тәрҗемә итәсе идек, тик мәгънәсе, кызыгы югала», — диде ул. Анастасия удмуртларның үпкәчел халык булуларын һәм үзләреннән көлгәннәрен яратмаганын әйтте. Шулай да, ул үзләренең «Горон быдтон» дип аталган юмористик видеочыгарылышларында барлык темаларга да курыкмыйча шаярганнары турында сөйләде. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев