Сан алучылар ял һәм бәйрәмнәрдә дә эшләячәкләр
Көн темасы

Сан алучылар ял һәм бәйрәмнәрдә дә эшләячәкләр

 Әгерҗе районында халык санын исәпкә алу кампаниясе дәвам итә. Ун елга бер тапкыр уздырылучы ил күләмендәге әлеге мөһим чараның быелгысы 14 ноябрьдә төгәлләнә.

  • Шимбә, якшәмбе һәм алдагы ноябрь бәйрәмнәрендә халык санын алучы ишек шакыса, битарафлык күрсәтмәсәгез иде. Әгәр сан алучы белән күзгә-күз очрашасагыз килмәсә, стационар урыннарга барырга яки онлайн да катнашырга да мөмкин, – дип мөрәҗәгать итә район статистика бүлеге начальнигы Әлфия Тимкина. – Җанисәп бернинди сораштыру да, тикшеренү дә түгел. Ул илдә яшәгән халыкның исәбен алудан гыйбарәт. Катнашучыларның шәхси мәгълүматлары беркая да таратылмый.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев