Мөһим темалар буенча фикер алышу булачак
17 март көнне “Әгерҗе радиосында” (106,6 FM) "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтулин белән туры эфирда интервью узачак.
Мөһим һәм актуаль темалар буенча фикер алышу, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирү планлаштырыла.
Теләге булган һәр кеше туры эфир вакытында 8 (85551) 2-12-20 телефон номеры буенча сорау бирә ала.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев