Соңгы тәүлектә Әгерҗе районында коронавирус йоктыручылар булмаган
Көн темасы

Соңгы тәүлектә Әгерҗе районында коронавирус йоктыручылар булмаган

Районын үзчикләү режимы, сәүдә объектларын, урамнарда тикшерүләр дәвам итә.

  • Соңгы тәүлектә дежур частена 15 хәбәр алынган. Үзсаклау режимын бозган өчен физик затларга карата – җиде, вазифаи затларга ике беркетмә төзелде, – дип хәбәр итә Россия Эче эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 14 майга Әгерҗе районында  Covid-19 белән авыруның яңа очрагы ачыкланмаган. Роспотребнадзор карарлары нигезендә 12 кеше күзәтүдә. Шуларның икесе – бала, 8е – башка төбәкләрдән кайтучылар.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев