Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда матәм игълан ителде

Әгерҗедә вакытлы мемориал оештырыла

Казанда 175 нче гимназиядә һәлак булучылар истәлегенә бүген Әгерҗе шәһәрендә вакытлы мемориал оештырыла. Администрация каршындагы Җиңү мәйданында чәчәкләр салырга һәм шәмнәр кабызырга мөмкин булачак. Бу хакта шәһәр социаль челтәрләре хәбәр итә. Элегрәк Азат Вәлиев йөзеннән район җитәкчелеге республиканың барлык халкына тирән кайгыларын уртаклашуын белдерде.

"Әгерҗеләрнең йөрәкләрендә бу хәбәр тирән яра булып сызылды. Ата-аналар өчен баласын югалту - иң авыр кайгы. Яшәү, уку, яңа җиңүләргә ирешү теләге белән янган балаларның һәлак булуы һәркемне тетрәндерде. Чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәбез", - диелә инстаграмда "Рәсми Әгерҗе" битендә.

Районда шулай ук мәктәп укучыларының һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан саклык чараларын көчәйтү, шул исәптән видеокүзәтү приборларын, эвакуацион чыгу юлларын тикшерү, мәгариф учреждениеләренә керү һәм чыгу юлларын көчәйтелгән контрольдә тоту бурычы куелды.

Мәгариф объектларында куркынычсызлыкны көчәйтү өчен тиешле йөкләмәләр бирелде.

Элегрәк "Әгерҗе хәбәрләре" язганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, 12 майда республикада матәм көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев