WhatsApp смс хәбәрләр җибәрүгә чикләүләр кертә
Көн темасы

WhatsApp смс хәбәрләр җибәрүгә чикләүләр кертә

Кулланучыларны ялган мәгълүмат таратудан сакларга телиләр

WhatsApp мессенджеры смс хәбәрләр җибәрүгә чикләү кертә, дип яза "Челнинские известия".

Әгәр кулланучы "Пересланное" тамгасы белән хәбәр алса, ул аны берьюлы берничә чатка җибәрә алмаячак. Шул рәвешле, кулланучыларны ялган мәгълүмат таратудан сакларга телиләр.

Лимит хәзер дә бар, ләкин ул кимендә биш тапкыр җибәрелгән хәбәрләргә генә кагыла.

Яңа чикләүләрнең кайчан кертеләчәге турында хәбәр ителми.

Чыганак: Шәһри Казан 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев