Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Якташыбыз Нурсөя Шәйдуллина Шәймиевнең юбилеена зур бүләк ясаган

Татар өчен син бит – бердәнбер

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер ШӘЙМИЕВка – 85 яшь. 

Россиянең танылган журналисты, язучы Игорь Цыбульский һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе, якташыбыз Мәскәүдәге “Молодая гвардия” нәшриятында “Танылган кешеләр тормышы” сериясендә “МИНТИМЕР ШАЙМИЕВ” исемле китап чыгарып, беренче Президентыбызның 80 яшьлек юбилеена зур бүләк ясаганнар иде. 

Бу китапны тәкъдим итү тантанасына газета-журналлар мөхәррирләрен дә чакырдылар.  Беренче Президентыбызның култамгасы куелган затлы, бай эчтәлекле китапны миңа да бүләк иттеләр һәм ул, кадерле ядкарь булып, китап киштәмдә саклана. 

Аннан соң биш ел гомер узып та киткән. Минтимер ага – бүген дә сафта. Бүген дә татар язмышын кайгыртып, бай тарихыбызны саклап, киләчәк буыннарга калдыру өчен җан атып эшли. 85 яшьтә дә шулай татар иле, татар халкы өчен борчылып, кайгыртып эшләүче, төпле киңәшләрен, идеяләрен, акыллы сүзләрен әйтеп торучы аксакаллар бик аз, минемчә. Гомере буе халкым дип хезмәт иткән Минтимер әфәнде башкача булдыра да алмый. Ул бит – безнең чорның Бердәнбере!

Минтимер Шәймиевның 85 яшьлек юбилее уңаеннан райондашларыбызның да кайбер истәлекләре белән уртаклашыйк әле.

Рәвия ЛУТОШКИНА, Әгерҗе шәһәре: 
–    Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгәндә беренче Президентыбыз Минтимер Шәриповичны Әгерҗе җирендә тантаналы шартларда каршыларга әзерләнүләребез, аның белән очрашулар еллар узгач та онытылмый инде, әлбәттә. Тимер юл вокзалының яңартылган бинасын ачу тантанасына өч президент – Татарстаннан Минтимер Шәймиев, Удмуртиядән Александр Волков, “Россия тимер юллары” ААҖнең ул чактагы  президенты Геннадий Фадеев килгәннәр иде. Заманча вокзал белән танышып чыккач, Минтимер Шәрипович: “Бу матур архитектура һәйкәле  көнчыгыш төбәкнең визит карточкасы булган!” – дигән иде сокланып. Һәм тагын: “Республикада төзелгән җиде вокзал арасында Әгерҗе вокзалы, Казанныкыннан кала, иң матуры булып чыккан”, – дип өстәгәне дә хәтердә. 
Президентыбыз Әгерҗе халкының күп еллар көткән  3нче мәктәп ачу шатлыгын уртаклашырга да килде. Ул көнне мәктәп ишегалдында алтын куллы укучылар һәм укытучыларның кул эшләре, үзләре ясаган төрле көнкүреш техникасы күргәзмәсенә Президентның олы бәя бирүе безнең өчен зур шатлык булды. Минтимер Шәрипович  Сарсак-Омга һәм Кадыбаш мәктәпләре укытучылары Фәрит Фәйзуллин һәм Илназ Җәләев ясаган шәхси хуҗалык өчен бик тә уңайлы техникага аеруча мөкиббән китеп карап торды, “чын Кулибиннар“ дип, авторлары турында сорашты. Аның тәкъдиме буенча тиздән бу педагогларга “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде. Минтимер Шәрипович мондый күргәзмәне республика күләмендә оештырырга һәм Әгерҗе Кулибиннарының эшләрен Татарстан педагогларына да күрсәтергә боерык бирде. Тиздән Тәтештә уздырылган әлеге күргәзмәгә экспонатларыбызны зур машинага төяп алып бардык. 
Аннан соң Президентыбыз Әгерҗедә Боз сараен ачу тантанасында да катнашты. Мондый сәфәрләре вакытында мин Минтимер Шәриповичның гади халык, сугыш һәм тыл ветераннары, балалар белән шундый якын итеп аралашуына, гадилегенә, кешелеклелегенә соклана идем. Аның әле дә еш әйтә торган: “Кешеләрне яратырга, алар арасында ешрак булырга, аларны тыңлый белергә кирәк. Кешеләрне яратмыйсың икән, властька килмә”, – дигән сүзләре теләсә нинди кәнәфидә утыручы түрәләр өчен девиз булырга тиеш.

Матбугат ветераны Рәмзия Зарипова мөхтәрәм Минтимер Шәймиев турында Тәнзилә ХӘБИБУЛЛИНА, Фәния АББАСОВА, Рамилә КАСЫЙМОВАНЫҢ истәлекләре белән дә уртаклашты.
 

Аларны 21 гыйнварда чыгачак газетабызның 2 нче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев