Мәктәп директорлары да субсидия ала башлый
Мәгариф

Мәктәп директорлары да субсидия ала башлый

Дөрес, бу зур сумма түгел

Билгеле булганча, авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә эшләүче укытучылар ут, су, коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарга тиешле субсидияләр ала иде. Дөрес, бу зур сумма түгел, уртача 431 сум.

Хәзер бу субсидияләр мәктәп директорларына, аларның урынбасарларына да бирелә башлаячак. Әлеге максатларга ай саен 928 мең сум акча таләп ителәчәк.

Бу хакта Татарстан парламенты депутатларының 11 нче утырышында билгеле булды. Закон проектын депутатларга республиканың вице-премьеры — ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тәкъдим итте.

- Закон проекты кирәкле килештерү процедураларын узды, авыл мәктәпләрендә эшләүче ике мең җитәкчегә өстәмә социаль ярдәм чаралары бирүгә юнәлдерелгән закон проекты Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланды, - дип белдерде министр. 

Чыганак


Нет комментариев