Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бәла-каза

«Буалар китте, күперләр җимерелде»: Аксубайда халык әле дә шок хәлендә

Башка мондый хәсрәтләр килмәсен

Аксубайда халык  Сабантуй белән бергә яңгырын да көткән. Тик көтмәгәндә килгән яңгыр күп кенә мәшәкатьләр ясап, шактый гына зыян салган. 

– Әллә ниләр эшли белсәк тә, табигатькә каршы бара алмыйбыз. Бик матур итеп киенеп бәйрәмгә чыккан идек. Җиле дә көтмәгәндә чыкты. Кибетләргә күп зыян килде инде. Палаткалар авып бете, товарлары пычранды, – дип сөйли Аксубайда яшәүче Госман Хәбибуллин.

Васильевка дигән авылда яшәүчеләргә зыянның зуры килгән. Бакчаларына утырткан барлык яшелчәләр сынып беткән.

– Яңгыр көткән идек, менә нәрсә булды. Халык зар елый. Бакчаларны карарлык түгел. Боз 10 сантиметр чамасы яуды. Бер көннән соң да боз тора иде. Яңгыр аркасында буабыз китте. Күперләр җимерелде. Бәйрәм күңелсезрәк узды шул, – ди Васильевка җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин. – Башка мондый хәсрәтләр килмәсен. Җәй хәвефсез генә узсын дип торабыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев