Иске татар зиратын тәртипкә китерү өмәләре дәвам итәчәк
Район тормышы

Иске татар зиратын тәртипкә китерү өмәләре дәвам итәчәк

Тирә-якта тәртип булсын дисәк 

Район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә “Әгерҗе шәһәре” берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин  территорияләрне тәртиптә тоту мәсьәләсенә дә тукталды. 

–    Язын карлар эрү белән һәр оешма-предприятиенең үзләренә беркетелгән территорияләрне чистарту буенча өмәләр уздыруы инде традициягә әйләнде. Аларның күбесе үз территорияләрен җәйге чорда да тәртиптә тотуга бик җаваплы карыйлар. Рәхмәт аларга. Шундыйлар үрнәгендә башка җитәкчеләрне дә җәен дә  тирә-якны тәртиптә тотуга игътибар бирүләрен сорыйбыз. Быелгы яңгырлы җәйдә безнең “Төзелеш идарәсе” предприятиесе көче белән генә әлеге эшне тиешле дәрәҗәдә алып бару мөмкин түгел. Чистарту буенча өмәләр уздырылган очракта җыелган чүпне алып китү оештырылачак, – диде Әнвәр Мянсурович.

Җитәкче иске татар зиратын тәртипкә китерү өмәләрен уздыру да дәвам итәчәген белдерде. 

–    Иске татар зиратында моңа кадәр дә өмәләр оештырылды. Күптән түгел генә зираттан чүпләрне чыгару, койма яннарын чистарту буенча уздырылган өмәләрдә актив катнашучыларның һәркайсына зур рәхмәт , – диде ул.

Өмәләргә кагылышлы барлык сорауларны шәһәр башкарма комитетына 22955 телефоны буенча бирә аласыз.       
 


Нет комментариев