Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Район башлыгы Азат Вәлиев пандемия вакытында ике дустын һәм якын туганын югалткан

"Әлеге чирнең шундый якын кешеләрне алып китүе бик авыр, әлбәттә.."

Һәр атна саен гына түгел, һәр көнне кайсы да булса танышыбызның коронавирус белән каты чирләве йә вафаты турында ишетеп тетрәнәбез. Әлеге авыру өлкәннәрне дә, хезмәт яшендәгеләрне дә аямый. Шул ук вакытта прививка ясатудан баш тартучылар һаман да бар әле. Җитди адымны ясауда аларга ничек ярдәм итәргә соң?

Без барыбыз да җәмгыятьтә яшибез, бер-беребез белән аралашабыз, эшкә, кибеткә йөрибез, җәмәгать урыннарында булабыз. Ә вирус сорап һәм сайлап тормый. Без уйлаганча, ул әллә кайда да түгел. Ул – безнең янәшәдә генә.

Мисаллар эзләп тә әллә кайларга йөрисе юк. Район башлыгы Азат Вәлиев та пандемия вакытында ике дустын һәм якын туганын югалткан.

– Әлеге чирнең шундый якын кешеләрне алып китүе бик авыр, әлбәттә. Мин соңгы көннәренә кадәр алар белән аралаштым. Без аларны алып калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Әмма булыша алмадык. Көчләре ташып торган ике ир-егет ике атна эчендә юк булдылар, – дип сөйли Азат Рөстәм улы.

Һәрбер җыелышта, халык җыеннарында ул райондашларыбызны куркыныч вирустан саклану өчен прививка ясатырга өнди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев