Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Дару үләннәре җыю кагыйдәләрен беләсезме?

Төп кагыйдәне истә тотыгыз

Җәй - дару үләннәре җыю вакыты, ә сез аларны җыю кагыйдәләрен беләсезме? Төп кагыйдә: үләнне кояшлы, кояш төшеп тора торган урыннан җыярга кирәк.

Тамырларга килгәндә, эш башкачарак. Алар арасында иң яхшылары - тузганак һәм әрекмән тамыры. Үлән тамырының иң файдалы вакыты – җиргә туң кергәнче, көз айларында. Төнге температура 10 градустан кимегәч, барлык үләннәр дә үсүдән туктый. Шул вакытта ул җирдән витаминнар гына җыеп утыра. Дөрес, тамырны беренче яфраклары чыкканчы, язын да алып калырга була, тик көзге тамыр файдалырак дип санала.

Бер генә төр үләнне 10 көн эчеп алганнан соң 10 көн ял итәргә кирәк.

Берничә төрле үләнне кушып, даими эчәргә дә ярый. Тик бу очракта үләннәрне белеп кушарга кирәк. Мәсәлән, кешенең болай да кан басымы югары икән, кан басымын төшерә торганнарын кушып җибәрү яхшы булачак.

Яфракларны күләгәле урыннарда киптереп, соңыннан тукыма капчыкта сакларга кирәк.

Чыганак

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев