Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кара миләшне коронавирус белән авырган кешеләргә ни өчен ашарга ярамый?

Болай эшләү киңәш ителми

Кара миләш – көзге бакчаның иң файдалы нигъмәтләренең берсе. Ул Р, С, Е, К, В1, В6 витаминнарына, бета-каротин, тимер, марганец, бакыр, молибден, фтор макро һәм микроэлементлары, шикәр (глюкоза, сахароза, фруктоза), пектин кебек шифалы матдәләргә бай.

Ни гаҗәп: кара миләштә Р витамины кара карлыганга караганда — 2 тапкыр, әфлисун һәм алма белән чагыштырганда 20 тапкыр күбрәк икән. Йодка байлылык ягыннан исә ул  каен җиләге, крыжовник белән кура җиләген дә уздыра. Бу матдә кара миләштә 4 тапкыр күбрәк.  Шул рәвешле ул калкансыман биз авыруын да кисәтә. Кара миләш геморройдан интеккән кешеләргә дә файдалы. Моның өчен бер үк күләмдә алынган кара миләш белән балны кайнатып, көненә 3 мәртәбә, ашарга 30 минут кала 100 әр г күләмендә ашарга кирәк.

Гомуми практика табибы Гөлназ Гәләветдинова сүзләренә караганда, пешкән кара миләш кан агуны туктата, эчне йомшарту, сидек куу үзлегенә ия. Кипкән җимешне дизентерия вакытында ашасаң да файдалы булачак. “Кара миләшне күпме генә мактасалар да, аның белән артык мавыгырга ярамый. Кан басымы түбән булган, гастрит, язва кебек ашказаны-эчәк авыртуларыннан интеккән кешеләргә бу җимешне ашау тыела. Кара миләш канны да куерта. Бу исә – соңгы арада телдән төшмәгән коронавирус вакытында күзәтелә торган иң төп билгеләрнең берсе. Шуңа күрә кара миләшне коронавирус белән авырган, хәтта бу чирдән авырып терелгән кешегә дә ашарга ярамый”, — ди табиб.

Әлеге җимешне ашау тыелмаган кешегә исә аны иң беренче чиратта дөрес итеп җыярга, сакларга киңәш ителә. Җиргә беренче салкыннар төшкәч – октябрь аенда җыела торган бу җимеш озак саклансын өчен, аны кайчы ярдәмендә тәлгәшләре белән өзәргә кирәк. Аларны тимер чыбыкка элеп киптерергә мөмкин. Болай эшләгәндә аны кыш буе файдаланып була. Бөтенесен бергә җыеп, укмаштырып киптергәндә исә, төрле микроблар җыелып, җимешкә зыян китерә. Кара миләшне юка гына итеп җәеп тә, кояш астында тотып яки 60-70 градус җылылыктагы киптергечкә куеп та киптерергә мөмкин. Киптергәннән соң күгәргән, каралган миләшләрне алып ташларга кирәк. Кара миләшне агач савытка салып, күп дигәндә ике ел сакларга була. Аны суыткычта туңдырып саклаучылар да бар. Әмма болай эшләү киңәш ителми. Ник дигәндә, җебеткән чакта ул файдалы үзлекләрен өлешчә югалтачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X