Заманча медицина җиһазлары белән
Татарстанның 7 районы, шул исәптән Әгерҗе районы да, ашыгыч медицина ярдәме автопаркын яңартты.
Машинаны район хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинниковка тапшырдылар.
Үзәк район хастаханәләренә барлыгы унтугыз "Газель Некст" машинасы һәм ике "УАЗ Патриот" машинасы тапшырылды.
Алар барысы да үзебездә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.
Автомобильләрне Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 12 июлендәге 1896-р номерлы күрсәтмәсе буенча сатып алганнар.
Нет комментариев