Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясаячаклар

Килүчеләрне медицина хезмәткәрләре тикшерәчәк

18 сентябрьдә Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе сайлау участокларында эшләү өчен дүрт бригада оештырылачак. 

Гриппка каршы прививка ясау бригадасы район Мәдәният сараенда, 2нче, 3нче мәктәпләрдә, Л.Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йортында 9-12 сәгатьләрдә эшли. 

Гриппка каршы вакцина авыллардагы участок комиссияләренә килүче теләге булган сайлаучыларга да ясалачак. 

–    Сайлауга килгән һәркемгә прививка ясатырга киңәш итәбез. Килүчеләрне медицина хезмәткәрләре тикшерәчәк. Бу – поликлиникаларда чиратта утырмаска мөмкинлек бирә, бик уңайлы ысул, - диде район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Данис Шаймуллин.  

Бүгеннән зурлар поликлиникасында гриппка каршы прививка куела башлады. 24 яки 25 нче кабинетларга килергә кирәк. Кабул иту тере чират буенча. Алдан язылырга кирәкми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев