Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Әтисе яман шештән үлгәннән соң, кызы гаделлек эзли

Хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткән

Стәрлетамак шәһәрендә вафат булган ирнең кызы гаделлек эзли. Кыз әтисен хастаханәдә дөрес дәваламаганнан  үлде дип саный. Бу хакта Кызыл таң хәбәр итә.

Узган елның июлендә Дим Мәхмүтовка табиблар «пневмония» диагнозын куя. Кыз әтисен яхшырак  тикшерүне сорап, бик күп урыннарга мөрәҗәгать итә. Бераздан коронавируска антитәнчекләргә анализ тапшыргач, аның коронавирус белән авыруы билгеле була. Ә ноябрьдә ирдә дүртенче стадия яман шеш булуы ачыклана.

Ир авыр хәлдә булса да, аны онкологик диспансерга дәваланырга салмыйлар. Динә әтисен тикшерүләрен сорап бик озак хастаханә юлын таптый.

— Әтием соңгы көннәрдә бик нык сызланулардан интекте. Моны күрү миңа бик авыр булды, — ди ул.

Кыз әтисе үлеменнән соң хокук органнарына мөрәҗәгать иткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев