Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында эшсезләр кими

Мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында райондагы оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәдә "Агрофирма-Әгерҗе", "Нәүрүз", "Кампромлес" ширкәтләре вәкилләре катнашты. Алар бухгалтер, инженер-эколог, энергетик, баш зоотехник, ветеринария табибы, "В", "С", "Е" категорияле шофер, тракторчы, икътисадчы, электрик, агроном кебек вакансияләр тәкъдим иттеләр. Эш тәкъдим итүчеләргә бер сәгать эчендә утызлап кеше мөрәҗәгать...

Мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында райондагы оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакансияләр ярминкәсе узды.

Ярминкәдә "Агрофирма-Әгерҗе", "Нәүрүз", "Кампромлес" ширкәтләре вәкилләре катнашты. Алар бухгалтер, инженер-эколог, энергетик, баш зоотехник, ветеринария табибы, "В", "С", "Е" категорияле шофер, тракторчы, икътисадчы, электрик, агроном кебек вакансияләр тәкъдим иттеләр.

Эш тәкъдим итүчеләргә бер сәгать эчендә утызлап кеше мөрәҗәгать итте. Алар арасында эшсезләр дә, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар да бар иде.

- Эш бирүчеләр белән күзгә-күз карап аралашу файдалы булды. Вакансияләр турында тулы мәгълүмат алдык, - диде Айгөл Булатова. Белгечлеге буенча бухгалтер-икътисадчы булганлыктан, аңа агрофирма шушы вазифаны тәкъдим иткән. Ә гомумән алганда, ярминкәдән соң сигез кеше эшкә урнашу буенча әңгәмәгә чакырылган.

- Бу - яхшы күрсәткеч. Алар "Агрофирма-Әгерҗе" һәм "Кампромлес" ширкәтләренә урнашачаклар, - ди мәшгульлек үзәге филиалының әйдәп баручы белгече Гөлнара Хуҗина.

Мәшгульлек үзәгендә ярминкәләр вакансиясе елга бер тапкыр уздырыла. Моннан тыш, Эш белән тәэмин итүче көне һәм башка шундый чаралар оештырыла. Болар районда эшсезлекнең кимүенә йогынты ясый. Әйтик, июньдә эшсезлек коэффициенты 0,9 булса, хәзер - 0,75. Бу республикадагы күрсәткечә якын. Ә саннарга әйләндерсәк, бүген мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында 163 эшсез кеше исәптә тора.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев