19 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Россия композиторлары берлеге рәисе – Әгерҗедә
Бүген Россия һәм Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшид Кәлимуллин җитәкчелегендә бер төркем музыкантлар Әгерҗедә булып киттеләр. Ул район башлыгы Валерий Макаров белән очрашты. Очрашуда сүз районның, Әгерҗенең мәдәни киләчәге турында барды. Рәшид Кәримуллин сәнгать мәктәбенә яңа инструментлар, нота материаллары алуда ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Сәнгать мәктәбе коллективы һәм укучылар белән...
-
Газета укучыларыбызга бүләкләр тапшырылды
Бүген "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясендә кунакта ике мөгаллимә - Тирсәдән Раушания Низамбиева һәм Кичкетаңнан Әлфия Шәймөхәммәтова булдылар. Алар - "Татмедиа" җәмгыяте уздырган акциядә катнашып, приз отучылар. Газета укучыларыбызга Кукмарада ясалган табалар тапшырылды. - Без бу акциядә фотоаппарат отканчы катнашачакбыз, - диделәр абунәчеләребез.
-
Әгерҗе районында эшсезләр кими
Мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында райондагы оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакансияләр ярминкәсе узды. Ярминкәдә "Агрофирма-Әгерҗе", "Нәүрүз", "Кампромлес" ширкәтләре вәкилләре катнашты. Алар бухгалтер, инженер-эколог, энергетик, баш зоотехник, ветеринария табибы, "В", "С", "Е" категорияле шофер, тракторчы, икътисадчы, электрик, агроном кебек вакансияләр тәкъдим иттеләр. Эш тәкъдим итүчеләргә бер сәгать эчендә утызлап кеше мөрәҗәгать...
-
Әгерҗедән 99 яшьлек Мария түти дә үз тавышын бирде
Әгерҗедән 99 яшьлек Мария Гончарова - РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашкан иң өлкән шәһәрдәшебез. Мария түтигә февраль аенда 100 яшь тула. Тумышы белән Барҗы-Пельгадан ул, гомере буе колхозда эшләгән, эшендә һәрчак алдынгы булган. - 80 елларда, әни лаеклы ялга чыккач, Әгерҗегә күченеп килдек, - ди кызы Александра. Сугышта катнашучының...