Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән 99 яшьлек Мария түти дә үз тавышын бирде

    Әгерҗедән 99 яшьлек Мария Гончарова - РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашкан иң өлкән шәһәрдәшебез. Мария түтигә февраль аенда 100 яшь тула. Тумышы белән Барҗы-Пельгадан ул, гомере буе колхозда эшләгән, эшендә һәрчак алдынгы булган. - 80 елларда, әни лаеклы ялга чыккач, Әгерҗегә күченеп килдек, - ди кызы Александра. Сугышта катнашучының...

    Әгерҗедән 99 яшьлек Мария Гончарова - РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашкан иң өлкән шәһәрдәшебез.

    Мария түтигә февраль аенда 100 яшь тула. Тумышы белән Барҗы-Пельгадан ул, гомере буе колхозда эшләгән, эшендә һәрчак алдынгы булган.

    - 80 елларда, әни лаеклы ялга чыккач, Әгерҗегә күченеп килдек, - ди кызы Александра.

    Сугышта катнашучының тол хатыны буларак, Октябрьская урамыннан фатир да биргәннәр Мария түтигә. Тик бу яшьтә ул анда ялгызы гына яши алмый.

    - Әтиебез Николайның соңгы бүләге итеп бирелгән фатирга бик сөенде әни. Хөкүмәтебезгә, җитәкчеләргә рәхмәт укыды, - ди кызы Александра.

    Шушы яшендә дә илдәге хәлләр белән кызыксынып тора Мария Яковлевна. Сайлаулар көнне дә өйгә сайлатырга килүләрен иртәннән үк көткән өлкән шәһәрдәшебез.

    - Мин бүген иң лаеклыларга тавыш бирдем. Илебездә тынычлык, тотрыклылык булуын телим, - диде ул гражданлык бурычын үти алганына зур канәгатьлек белән.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: