Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында сайлау участоклары эшли башлады

Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 8гә кадәр сайлаучыларны кабул итә

Бүген Әгерҗе районында сайлау участоклары эшли башлады.

Сайлау участоклары 17, 18, 19 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 8гә кадәр сайлаучыларны кабул итә.

Бу көннәрдә әгерҗелеләргә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар һәм 29нчы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округы буенча депутатлар сайларга кирәк.

Сайлау участогында сайлаучы ике бюллетень ала. Берсе – бердәм федераль сайлау округы буенча. Анда 14 партиянең берсе өчен тавыш бирергә кирәк. Икенчесе – 29нчы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округы буенча. Анысында теркәлгән 8 кандидатның берсен сайлау мөһим.
17, 18, 19 сентябрьдә районда барлыгы 49 участок эшли. Шуның 16сы – Әгерҗедә, 33е – авылларда.

Бүгеннән райондагы барлык участокларда да сайлаучыларны кабул итү башланды. Безнең районда шундый 24700 сайлаучы исәпләнә.

Барлык участок комиссияләре дә саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Комиссия әгъзалары маска һәм перчаткалардан эшләячәк. Сайлаучыларга битлекләр, перчаткалар, авторучкалар бирелә. Бинага керү уңаенда антисептик чаралар урын алачак. Тавыш бирергә килүчеләрнең тән температуралары үлчәнә.

Сайлауларга кагылышлы барлык сорауларны 22955, 21561, 22705 телефоннары аша бирә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X