Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районында сайлаучыларны нинди чаралар көтә

Килегез, күрегез, катнашыгыз!

17, 18, 19 сентябрь – сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар һәм 29нчы Яр Чаллы бермандатлы сайлау округы буенча депутатлар сайлау көннәре. 

Бу көннәрдә Әгерҗе районында нинди чаралар уза соң?

Иртәгә, ягъни 18 сентябрьдә Әгерҗедә беренче көзге ярминкә уза. Авыл уңганнары шәһәр халкына үзләре җитештергән продукцияне ике мәйданчыкта тәкъдим итәләр. Аның берсе – район хакимияте бинасы каршында, икенчесе район Мәдәният сарае янында урнашкан. Сатуда ит, сөт һәм сөт продукцияләре, бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр, ашлык, печән булачак. 

Спорт сөючеләрне 18 сентябрьдә “Милләтләр кроссы“на көтәләр. Йөгерешчеләргә старт сәгать 11дә “Олимп“ спорт комплексы янында бирелә. Катнашучыларны теркәү 9.30 сәгатьтә башлана. 

19 сентябрьдә 11 сәгатьтә Л.Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йортында үзешчән артистлар тарафыннан концерт тәкъдим ителә. 
Бу көннәрдә район Мәдәният сараенда күптән түгел Красгный борда бөтенроссия пленэрында катнашкан Татарстан, Чуашстан, Удмуртия, Санкт-Петербург, Самара, Череповец рәссамнарының безнең район табигатен сурәтләгән картиналарыннан күргәзмә эшли. 

Шулай ук авылларда мәдәният учакларында бәйрәм концертлары узачак.

6+ 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев