Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе районындагы 489нчы участок сайлау комиссиясе әгъзалары кечкенә авылларга үзләре килделәр

Сайлаучыларны барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп каршы алалар

Кичкетаң авылындагы 489нчы сайлау участогына дүрт авыл – Кичкетаң, Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга һәм Балтач керә. Барлыгы 551 сайлаучы теркәлгән.

Әлеге участок башкаларыннан шуның белән аерылып тора: Барҗы-Умга һәм Барҗы-Пельга авылларына сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре килделәр. Сайлау участогыннан ерак урнашкан авыллар булганлыктан, халыкка тавыш бирү өчен шундый уңайлык булдырылган.

– Моңа кадәр сайлауларга Кичкетаңга йә автобуста, йә машинада алып баралар иде. Узган елгы сайлауларда да, менә монысында да комиссия әгъзалары үзләре безнең авылга килделәр. Бик уңайлы, – ди пенсионер Азат абый Әскәров.

Клубта сайлаучыларны барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп каршы алалар. Килгән һәркемнең тән температурасы үлчәнә, перчатка, битлек, ручка бирелә, кулларны эшкәртү өчен антисептиклар да куелган.

– Барҗы-Умга авылында 83 сайлаучы теркәлгән. Без биредә иртәнге сәгать 9дан көндезге сәгать 1гә кадәр эшлибез. Халык бик актив. Иртәнге сәгать унга 33 кеше тавыш бирде инде, – ди 489нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Чулпан Хөснетдинова.

– Һәр сайлауда катнашуны үземнең гражданлык бурычым дип саныйм. Бу юлы да үзебезнең тыныч картлыгыбыз, балаларыбызның якты киләчәге өчен дип тавыш бирдем, – диде Гөлсәрия апа Дәүләтшина.
Авыл активисты, гомере буе Кичкетаң авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Рамилә Хикмәтуллина да тавыш бирергә иң беренчеләрдән булып килде.

– Бер генә сайлауны да калдырганым юк. Башкаларга да әлеге мөһим вакыйгадан читтә калмаска киңәш итәм. Бу – илебезнең, республикабызның, туган районыбызның киләчәге өчен мөһим. Тавышны безнең кебек кечкенә авылларда гомер итүчеләрнең проблемаларын аңлаучы, яшәү, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен уңайлыклар булдыручылар өчен бирү мөһим дип уйлыйм, – диде ул.  

– Иң әһәмиятлесе, иң лаеклы партияләр һәм кандидатка тавыш бирергә кирәк дип саныйм. Безнең җирлектә генә дә соңгы елларда бик зур эшләр башкарылды. Хәтта шушы кечкенә генә Барҗы-Умгада да зур төзелеш эшләре алып барылды, юллар тәртипкә китерелде. Киләчәктә дә бары яхшыга өметләнәбез, ил-көннәребезнең тыныч булуын телибез, – диде Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев.
Комиссия әгъзалары иртәгә, ягъни 18 сентябрьдә Барҗы-Пельга авылында  эшләячәкләр.

– Әгәр Барҗы-Умга һәм Барҗы-Пельгага без килгән билгеле сәгатьләрдә теге яки бу сайлаучы тавыш бирә алмаган икән, андыйларны өч көннең берсендә Кичкетаңдагы төп сайлау участогында көтәбез, – диде Чулпан Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев