Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр сулагай булуына кимсенәме?

13 август - Халыкара сулагайлар көне

Статистика буенча, җир йөзендәге барлык халыкның ун проценты сулагай. Сул кул белән язу, ашау, эшләү авырмы? Сулагайлар үзләрен башкалар янында кимсетелгән итеп тоймыйлармы? Сораштыруыбыз шул хакта. 

Вәзирә ЧУРАЕВА, Әгерҗе шәһәре: 
–    Нәселебездә бердәнбер сулагай кеше мин. Әле дә хәтерлим, 34нче  мәктәпкә 1 сыйныфка укырга кергәч, укытучыбыз Зөлфә Рәсулова кат-кат яныма килеп каләмемне уң кулга тоттырып язарга мәҗбүр итә иде. Аның тырышлыгы, үземнең үҗәтлегем аркасында мин уң кул белән язарга өйрәндем. Әмма калган барлык эшләр сул кул белән башкарыла. Бакчага чыккач – көрәкне дә, өстәл артында кашыкны да сул кул белән тотам. Токмач кисү, бәрәңге әрчү дә сулы белән башкарыла. Уң кул белән ашасам, кулымнан әйбер дә төшеп китәргә мөмкин, тамагым да туймаган кебек була. Мәҗлесләр вакытында да янымдагы кешегә комачау итмәс өчен сул ягым буш булган урынга утырырга тырышам. 
Сулагай булуның бер авырлыгын да тоймыйм, уңайсызланмыйм да. 

Фәнил КӘРИМОВ, Исәнбай авылы: 
–    Минем язу гына уң кул белән, калган бөтен эш-гамәлләр уңы белән башкарыла. Мәктәптә уң кул белән мәҗбүри язарга өйрәткәннәрен хәтерләмим, ручканы үзеннән-үзе уң кулга тоттым. Ә менә эш башкарганда бөтен коралларны да сул кул эләктереп ала. Уң кул сулына караганда көчлерәк, диләр бит. Минеке, киресенчә, сулы – төп һәм көчле кул. 
Нәселебездә сулагайлар булмаса да, танышларым арасында андыйлар бар. Моның өчен кыенсынганым да, оялганым да булмады. 

Налия ДӘҮЛӘТШИНА, Әгерҗе шәһәре:
–    Сулагайлык безнең нәселгә хас ул. Әбием Саҗидә сулагай булган. Әмма кечкенә вакытта сул кулы сыну сәбәпле, аңа уңы белән язарга, эшләргә туры килгән. Шул рәвеште, ул уңагайга әйләнгән. Бертуган абыем Ирек тә сулагай булып туган. Әмма ул заманга хас булганча, мәктәптә аны уң кул белән язарга өйрәткәннәр. 
Улыбыз Нияз да – сулагай. Аның шулай икәнлеген кулына уенчыклар тота башлауга ук чамаладым. Без моны гадәти күренеш дип кабул иттек һәм аңа каршы көрәшмәдек. Балалар бакчасына йөргәндә сулагайлар өчен махсус кайчы, беренче сыйныфка кергәч каләм алган истә. Мәктәптә укытучысының улыбызны уң кул белән язарга мәҗбүр иткәнен хәтерләмим. Хәзер инде Ниязга 12 яшь, 7 сыйныфка бара. Сул кул белән яза, ашый, эшли ул безнең. Иптәшләре арасында кыенсынганы  сизелми. 


Ххх
Белгечләр фикеренчә, уң кулга өстенлек бирүченең – сулъяк ярымшары, сулагайларда, киресенчә, уңъяк баш мие зуррак үсеш ала. Сулагайлык кулда гына чагылыш тапмый. Әйтик, йөгерүне алар сул аяктан башлыйлар. Мишеньгә төзәгәндә яки фотога төшергәндә сул күзләрен кысалар. Сулагайларның сиземләү сәләте көчле, шул сәбәпле алар арасында иҗади кешеләр күп. Аларны көчле холыклылар дип тә йөртәләр. 

Фото: https://pixabay.com/ru/photos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев