Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Соңга кала!» Халык синоптигы һава торышын фаразлады

Көзге сынамышлар тәкъдим итәбез

Әбиләр чуагын көтмәгез инде! Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев әнә шулай ди.

– Гадәттә әбиләр чуагы, сентябрь уртасында булып, берәр атна дәвам итә иде. Әмма быел ул булмады. Шуңа күрә аны көтүдән мәгънә дә юк. Дөрес, матур көннәр булыр әле. Әмма кояш артык иркәләмәс, – ди ул. – Әлегә температура нормадан 2–3 градус югарырак. Явым-төшемнәр юк. Әмма чәршәмбе кичтән кинәт кенә һава торышы үзгәрчәк. Көньяктан циклон килә. Шуннан соң көннәр суытып җибәрәчәк.

Халык синоптигы, Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев исә,  көзнең яңгырлы, юеш буласына өметләнә. Аның фикеренчә, җиргә җылы түгел, дым кирәк.

– Дүрт ел инде җиргә җитәрлек яңгыр яуганы юк. Җир асты сулары белән өскесе тоташа алмый. Быел исә өмет бар. Күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: быел көз яңгырлы булачак, – ди синоптик. – Әбиләр чуагына килгәндә, ул берничә өлешкә бүленде. Берничә көн белән туктады. Инде хәбәр иткәнемчә, быел яз да ике атнага соңга калып килде бит. Хәтерләсәгез, февраль белән мартның урыннары да алышынып торды. Май ае да җитәрлек булмады. Март аның өлешенә дә керде. Шулай итеп, җәй дә ике атнага соңарып килде. Күпләребез, уңыш булмас, дип борчылган иде. Чынлап та, быел печән дә үсмичә торды бит. Әмма көннәр җылытып җибәргәч, бер атна эчендә күтәрелде дә куйды.

Әмир Шәрәфиев әйтүенчә, чын әбиләр чуагы симәнә көнне, 14 сентябрьдә башланырга тиеш булган. Әмма ул вакытта матур көннәр булмады. Хәзерге матур көннәр дә санаулы гына, ди ул.

– Агач яфраклары әле генә саргая башлады.  «Алтын көз»не яңа күзәтәбез. Елдан зарлана торган түгел. Авыл хуҗалыгы өчен  бик уңышлы булды. Җиргә дым да төште. Иген дә, бәрәңге дә уңды бит. Алмалар сыгылып утырды. Хәзер барысына да су кирәк. Үзең сибеп кенә аларга җитми ул. Яңгыр көтәбез. Әле ул күп явачак. Җирдә дә җитәрлек дым булыр, дип уйлыйм, – ди Әмир абый. – Беренче кырау 5 сентябрь көнне төште. Ә менә беренче кар күренми әле. Башка елларда бу вакытта кар күрсәтә иде инде. Кыш та соңга кала. Беренче кар төшеп, 6 атна узгач кына кыш җитәчәк. Декабрьнең яртысы җылы булыр. Ә менә калган айлар салкын киләчәк.

Көзге сынамышлар
Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.

Көз озын килсә, яз соң килер.

Көзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

Урманда чикләвек күп булса, кыш кырыс булачак.

Чия яфраклары коелып бетми торып, кар, күпме яуса да, барыбер эреп бетә.

Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

Кыр казлары көзен түбәннән очып китсәләр, кар тиз булыр.

Көз көне куяннар бер эздән йөрсә, кыш көне кар күп явар.

Тычканнар, күселәр ояны тирән казыса, кыш суык булыр.

Умарта кортлары ояда яфракларны калын сыласа, кыш салкын була.

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Фото: Гөлнара Зиннәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев