Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Машинадан чүп ташлаган өчен – штраф

Транспорт чарасы конфискацияләнергә мөмкин

Россия Президенты Владимир Путин транспорт чараларыннан чүп ташлаган өчен 200 мең сумга кадәр штрафка тарту турындагы законга кул куйды. Шулай ук автотранспортны конфискацияләү ихтималы да бар.

Хәзер автомобильдән, мототранспорт чарасыннан тиешле булмаган урынга чүп ташлаган өчен штраф түләргә туры киләчәк. Күләме: гражданнар өчен – 10-15, вазифаи затларга – 20-30, юридик затларга 30- 50 мең сум. Хокук бозу кабатланган очракта штраф күләме ике тапкырга арта һәм транспорт чарасы конфискацияләнә.

Әгәр шушы ук гамәлләр йөк автомобиле, трактор, тагылма ярдәмендә башкарылган икән, штраф күләме тагын да күбрәк. Гражданнар өчен – 40-50, вазифаи затларга – 60-80, юридик затларга 100-120 мең сум.

Тәртип бозу кабатланган очракта гражданнар өчен штраф күләме – 60- 70, вазифаи затларга – 80- 100 (транспорт чарасын конфискацияләү ихтималы бар), юридик затларга 150- 200 мең сум тәшкил итә. Бу очракта да транспорт чарасы конфискацияләнергә мөмкин.

Айрат ЗАКИРҖАНОВ, Әгерҗе районы прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев