Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗе районының мәдәният учреждениеләре: Мәдәният йортлары, кино һәм музейлар

Бу бүлектә Әгерҗе районы музейлары һәм мәдәният учреждениеләре турында актуаль мәгълүмат тупланган. Алар – концертлар, фестиваль-конкурслар һәм башка чаралар уздыру урыны. Мәдәният объектларының эш вакыты, адреслары, телефоннары, социаль челтәрләре белән таныша аласыз.

Әгерҗедә күп кенә шәһәр һәм район чараларын уздыруның төп мәйданчыгы - Мәдәният сарае, ул шәһәрнең үзәк урамында урнашкан. Учреждение хезмәткәрләре даими рәвештә тематик чаралар, күргәзмәләр, хәйрия чаралары, ял кичәләре, конкурслар һәм фестивальләр, төрле акцияләр оештыралар. Мәдәният йорты сәхнәсендә шулай ук татар эстрадасы артистлары да чыгыш ясый, алар Әгерҗегә концертлар белән килә. 

Шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында ял итә ала. Мәдәният йорт Заводская урамында урнашкан, ул 300 урынга исәпләнгән.

Кино һәм мультфильмнар яратучылар өчен Әгерҗедә яшьләр үзәге бинасында урнашкан 100 урынлык кинотеатр эшли. Кинотеатрда төрле жанрдагы фильмнарның, шулай ук балалар мультфильмнарының премьералары уза. Моннан тыш, монда бушлай, шулай ук хәйрия сеанслары була. 

Шәһәрнең тагын бер мәдәни объекты булып Сәетов урамында урнашкан Әгерҗе районы музее тора. Музей ачылышының рәсми датасы - 1997 елның 18 декабре. Учреждение озак еллар дәвамында район тарихын кадерләп саклый һәм җирле халык һәм кунакларга да тартылу урыны булып тора.