Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗе районында мәдәният

Бу сәхифәдә Әгерҗенең мәдәният объектлары һәм парклары турында мәгълүмат табарсыз. Мәдәният учреждениеләренең төп эшчәнлеге –концертлар, фестивальләр, бәйгеләр һәм башка чаралар оештыру. Алар бик еш шәһәр парклары һәм скверларында уза.

Әгерҗе шәһәре һәм районы киңкырлы мәдәни тормыш белән яши. Әгерҗе районында төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату гомер кичерә. Алар – татарлар, руслар, удмуртлар, марилар һәм башкалр. Төрле милләт вәкилләре халык хәтерен, матур традицияләрне, җыр-биюләрне саклаучылар булып торалар. 

Районда даими рәвештә район һәм республика дәрәҗәсендә төрле милли бәйрәмнәр уздырылып тора. Шулар арасыннан 2021 елда Варкләд-Бодьяда узган “Гырон быдтон” республика удмурт бәйрәмен аерып әйтергә була. Республика күләмендәге “Семык” мари мәдәнияте бәйрәме районда ике тапкыр рәттән 2022 һәм 2023 елларда Кадрәктә һәм Пеләмештә узды. 2023 елда зур тантанана кунаклары ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Мари Иле республикасы Башлыгы Юрий Зайцев булдылар. 

Ел саен уздырылучы Сабантуй татар бәйрәме кысаларында кыр батырлары һәм авыл хуҗалыгы алдынгылары хөрмәтләнә. Бәйрәм милли уеннар, ярышлар, концерт чыгышлары белән үрелеп бара. 
Милли бәйрәмнәрдән тыш районда ТРда Фәнни-технологик үсеш һәм РФдә Гаилә елына багышланган чаралар да оештырыла. 

Мәдәният хезмәткәрләре үз алларына төп бурычлар итеп халыкның иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыруны, мәдәни һәм тарихи мирастан нәтиҗәле файдалану һәм аның сакланышын тәэмин итүне, Әгерҗе районы территориясендә гомер кичерүче халыкларның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауны куялар. 

Районның клублар системасына 34 авыл мәдәният йорты, район Мәдәният сарае һәм Л. Айтуганов исемендәге шәһәр мәдәният йорты керә. Алар барысы да мәктәпкәчә  һәм мәктәп яшендәге балаларның гына түгел, зурларның да актив тормыш алып бару үзәкләре булып торалар. Мәдәният учреждениеләре базасында төрле пландагы ял итү төркемнәре эшләп килә. 366 түгәрәк исәпләнә. Алар арасында –  театр, бию, вокал, сәнгать, фольклор, инструменталь түгәрәкләр һәм башкалар. 

Райондагы 12 иҗат коллективы халык статутына ия. Шәһәрдәге бер генә бәйрәм дә җыр-бию төркемнәреннән башка узмый. Район чараларыннан тыш коллективлар зона, республика, бөтенроссия фестивальләре һәм бәйгеләрендә актив катнашалар. 

Әгерҗе районы тарихы музее рухи һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара. Музейда  этнография һәм нумизматика, Әгерҗе шәһәре һәм районының кызыклы шәхесләре, көнкүреш әйберләре, районның танылган шәхесләре, шәһәр предприятиеләре  турында документлар һәм фотолар коллекцияләре саклана. 

Мәдәни учреждениеләрдән тыш Әгерҗедә берничә парк бар. Алар ялгыз йөреп кайту өчен дә, гаилә белән ял итү өчен дә кулай. Парклар еш кына җирле халыкны һәм шәһәр кунакларын тарту үзәге дә булып тора, чөнки төрле чаралар еш кына нәкъ паркларда оештырыла.