Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗе парклары: шәһәрнең иң яхшы паркларының исемлеге

Вакытыгызны файдалы итеп уздырып, Әгерҗе паркларында йөреп кайтырга телисезме? Әлеге мәгълүмат нәкъ сезнең өчен.

Әгерҗе елдан-ел төзекләнә һәм матурлана бара. Район төрле федераль һәм республика проектларында, программаларында актив катнаша. Шәһәрдә заманча һәм уңайлы ял итү зоналары барлыкка килә. Әгерҗе парклары ел әйләнәсе эшли, шуңа күрә биредә елның теләсә кайсы фасылында балалар өчен дә, зурларга да шөгыль табарга була.   

«Орешник» паркы – Әгерҗенең иң популяр һәм зур паркы. Аның күп территориясен нарат, чыршы, усак һәм чикләвек агач-куаклары алып тора. Шуңа күрә биредәге һаваны шифалы дип атарга була. Биредә кыз җәй көнендә дә, көзен дә, шулай ук карлы кышта да йөрүе рәхәт. Аны гаилә паркы дип атарга да була, чөнки аның территориясе берничә зонага бүленгән. Болар – тыныч зона, спортның эстремаль төрләре белән шөгыльләнү зонасы, балалар мәйданчыгы, тренажерлы мәйдан, баскетбол һәм волейбол уйнар өчен резин өслекле мәйдан. Шулай ук велосипедта һәм роликларда йөрү өчен юллар бар. 

Җәйге чорда парк шәһәрдә яшәүчеләрне һәм аның кунакларын үзенә тартып тора. Биредә даими рәвештә төрле чаралар (Яшьләр көне, Шәһәр көне, Тимерьюлчылар көне), концертлар, спорт ярышлары уздырыла. Кышкы чорда парк спортчыларның яраткан урынына әверелә. Алар яктыртылган чаңгы трассасы буйлап зур теләк белән узалар. 

Үзәк паркта чаралар уздыру өчен сәхнә, эскәмияләр, балалар мәйданчыгы, ятаклар, МАФлар бар. Парк гаилә белән вакыт уздыру өчен бик кулай. 

Ленин паркы – шәһәрнең иң яшь паркы. 2023 елда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 19,5 миллион сумга төзекләнерү эшләре башкарылды. Биредә брусчаткадан юл салынган, яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары куелган, йөзъяшәр агачлар матур итеп киселгән. Этләрне йөртү өчен мәйдан бүленгән. Тагын бер яңалык: паркта шәһәр тарихына багышланган зур артобъект бар. Димәк, бирегә балалар һәм оныклар белән килеп алар белән берлектә үткәнгә сәяхәт кылырга була. 

«Яшьлек» паркы һәм вокзал алды мәйданы да әгерҗелеләр арасында популяр булып тора. Биредә вакытны файдалы итеп уздырырга, дуслар һәм балалар белән йөрергә, китап укырга һәм истәлеккә фото ясарга була.