Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗедәге вокзал яны мәйданы

Әгерҗедәге вокзал яны мәйданы
  • Тасвирлама:

    Парк тимер юл вокзалы каршында урнашкан.

  • Адресы:

    Ориентир – тимер юл вокзалы

Вокзал ягыннан кергәндә шәһәр кунакларын ӘГЕРҖЕ язмасы каршы ала. Янәшәдә шәһәр һәм аның үсеш юнәлешенә җитди үзгәреш керткән станция тарихы урын алган. Паркта балалар өчен мәйданчык, паровоз рәвешендәге таучык бар. Паркта эскәмияләргә утырып ял итәргә яки атынгычларда атынырга була. Әгерҗе елдан-ел төзекләнә һәм матурлана бара. Район төрле федераль һәм республика проектларында, программаларында актив катнаша. Шәһәрдә заманча һәм уңайлы ял итү зоналары барлыкка килә. Әгерҗе парклары ел әйләнәсе эшли, шуңа күрә биредә елның теләсә кайсы фасылында балалар өчен дә, зурларга да шөгыль табарга була.