Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗедәге скейт парк

Әгерҗедәге скейт парк
  • Тасвирлама:

    Паркта өч мәйданчык җиһазландырылган.

  • Адресы:

    Чайковский урамы

Әгерҗенең Чайковский урамы почмагындагы чаганнар үскән буш мәйданнарны барыбыз да хәтерли. Хәзер биредә чаганның эзе дә юк. Тулаем алганда, биредә өч мәйданчык җиһазландырылган. Беренчесе – яшьләр күптәннән сораган экстремаль спорт белән шөгыльләнү өчен. Кыю яшүсмерләр биредә үзләрен скейт, самокат, махсус велосипедларда сынап карый алалар. Икенче мәйданчыкта – турниклар, төрле перекладиналар. Биредә воркаутерлар да үз осталыкларын күрсәтәләр. Заманча тренажерлы өченче мәйданчыкны өченче буын активистлары аеруча үз иткән. Спорт паркын төзүгә һәм җиһазландыруга 18 миллион 400 мең сум акча бүленгән булган.