Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗедәге Ленин паркы

Әгерҗедәге Ленин паркы
  • Тасвирлама:

    Ленин паркы вокзалдан ерактарак шәһәргә чыгу урынында Вокзальная урамында урнашкан.

  • Адресы:

    Ориентир – Вокзальная урамындагы су күтәрү башнясы

Бу – шәһәрдәге иң «яшь» паркларнын берсе. 2023 елда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 19,5 миллион сумга төзекләндерү эшләре башкарылды. Биредә брусчаткадан юл салынган, яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары куелган, йөзъяшәр агачлар матур итеп киселгән. Этләрне йөртү өчен мәйданчык бар. Тагын бер яңалык: паркта шәһәр тарихына багышланган зур артобъект урнаштырылган. Димәк, бирегә балалар һәм оныклар белән бергә килеп үткәнгә сәяхәт кылып алырга була. Паркта китап укырга, табигатьне күзәтергә, балалар белән йөрергә, истәлеккә фото ясарга мөмкин.