Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы – туристлар һәм халык өчен файдалы мәгълүмат
Әгерҗе районы – Татарстанның иң ерак районнарының берсе. Казаннан – 304, Удмуртия башкаласы Ижау шәһәреннән 36 чакрым ераклыкта урнашкан. Куе урманнар, Иж елгасы белән әйләндереп алынган Әгерҗе эре тимер юл узелы булып тора. Бу сәхифәдә Әгерҗенең тарихы һәм урнашуы, милләтләре, табигате һәм үсеше турында сөйлибез.
-
Әгерҗе шәһәре тарихы
Тасвирлама: Әгерҗе – Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан кечкенә шәһәр. Аның формалашуының кызыклы тарихы бар. Бүген Әгерҗе – тимер юл линияләренең эре транспорт төене. Ул тимерьюлчылар шәһәре буларак билгеле. Әгерҗе бер урында гына тормый, ул актив рәвештә үсә һәм төзекләндерелә. Биредә без Әгерҗе шәһәре һәм станциясе барлыкка килү тарихы, аның үсеше һәм формалашуы турында сөйләрбез.
-
Туризм
-
Әгерҗедән Татарстан Республикасының зур һәм башка шәһәрләренә кадәр ара ераклыгы
Тасвирлама: Бу бүлектә Әгерҗедән машинада Казанга, Яр Чаллыга, Түбән Камага, Алабугага, Әлмәткә, Ижауга һәм Сарапулга ничек барып җитәргә икәнен белегез. Сезгә уңайлы маршрут һәм юлда минималь вакыт тәкъдим итәбез.
Республиканың төньяк-көнчыгышында урнашса да, әгерҗелеләр аны, яратып, «Татарстанның төньягы» ди атап йөртәләр. 100 километрдан артыкка сузылган Әгерҗе районы Удмуртиянең 6 районы белән чиктәш: Кече Пурга, Кыяс, Әлнәш, Сарапул, Каракүл, Можга. Татарстанның башка районнары белән бер генә коры чиге дә юк. Менделеев районы белән чиге Кама елгасы буйлап уза.
Районның территориясе 1796,62 квадрат километр тәшкил итә. Әгерҗе районы составына 1 шәһәр, 21 авыл җирлеге – барлыгы 72 торак пункт керә.

Район халкы
Соңгы мәгълүматлар буенча, районда 34,7 мең кеше яши. Шуларның 58,9%ы татарлар, 24%ы – руслар, 8,2 %ы – марилар, 6,6%ы – удмуртлар, 2,3%ы – башка милләт вәкилләре.

Барлыкка килү тарихы

Мәскәүдәге Борынгы актлар Үзәк дәүләт Архивының (ЦГДА) документаль мәгълүматларына караганда, Әгерҗе авылы беренче тапкыр Тирсә волостендагы кенәз Яушевларга караган биләмәләр составында 1646 елгы исәпкә алу кенәгәләрендә телгә алына. Ул чакта анда 6 ишегалды исәпләнә.
Пугачев восстаниесе бастырылганнан соң, 1775 елда, Әгерҗе Вятка губерниясы Сарапул уезды составына кертелә.
1914-15 елларда җирлек белән янәшәдә Казаннан Уралга (Казан-Екатеринбург) тимер юл уздыралар. Әгерҗе станциясе нигезләнгәннән соң Әгерҗе шушы төбәкнең иң эре транспорт төеннәренең берсенә әверелә.
1938 елда мөһим тимер юл төене шәһәр статусы ала. Әгерҗе районы беренче тапкыр 1927 елның 14 февралендә оеша.
1963 елда аның территориясен Алабуга районына кертәләр, әмма бер елдан Әгерҗе районы кабат элеккеге чикләрендә торгызыла.
Әгерҗе – тимерьюлчылар шәһәре
Бүген район үзәге хаклы рәвештә тимерьюлчылар шәһәре булып санала. Халыкның күп өлеше тимер юл предприятиеләрендә эшли. Моннан тыш, башка сәнәгать предприятиеләре дә бар. Иң эреләре – Әгерҗе ит комбинаты, Әгерҗе урманчылыгы, РайПО, электр челтәрләре районы.

Район үсеше юнәлешләре
Авыл хуҗалыгы үсешенең төп юнәлешләре булып үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге һәм дуңгызчылык тора. Иң эре предприятиеләр – «Нәүрүз», «Агрохимсервис – Әгерҗе», «Наҗар» , «Сарсак-Омга».
Районның табигате
Әгерҗе районының табигате бай. Территориянең 20%ын урманнар каплаган. Известняк, мергель, кызыл балчык, ком, торф запаслары, нефть чыганаклары бар. Район территориясендә “Кичкетаң” дәүләт табигать заказнигы һәм дүрт табигать һәйкәле – Иж елгасы, Кырыкмас елгасы тугае, Катлаулы (Сложный) бор, Красный бор геологик киселеше бар.