Әгерҗе шәһәре тарихы
Әгерҗе – Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан кечкенә шәһәр. Аның формалашуының кызыклы тарихы бар. Бүген Әгерҗе – тимер юл линияләренең эре транспорт төене. Ул тимерьюлчылар шәһәре буларак билгеле. Әгерҗе бер урында гына тормый, ул актив рәвештә үсә һәм төзекләндерелә. Биредә без Әгерҗе шәһәре һәм станциясе барлыкка килү тарихы, аның үсеше һәм формалашуы турында сөйләрбез.

Барлыкка килү тарихы
Беренче тапкыр бу җирләр кеше тавышын 378 ел элек, абыйсы һәм фикердәшләре белән Әгерҗе атлы Батыр бу урыннарга килгәч ишетә. Мәскәүдәге Борынгы актлар Үзәк дәүләт Архивының документаль мәгълүматларына караганда, Әгерҗе авылы беренче тапкыр Тирсә волостендагы кенәз Яушевларга караган биләмәләр составында 1646 елгы исәпкә алу кенәгәләрендә телгә алына. Ул чакта анда нибары 6 ишегалды исәпләнә. Әгерҗе 1646 елгы исәпкә алу китабында телгә алынганлыктан, әлеге елны Агрыз-Әгерҗе җирлеге барлыкка килгән ел дип исәпләргә тулы нигез бар.
XX гасыр
1775 елда Әгерҗе һәм хәзерге Әгерҗе муниципаль районы территориясе Вятка губерниясы Сарапул уезды составына кертелә. XX гасыр башына Әгерҗе 667 ишегалдылы эре авылга әверелә. Биредә башлангыч мәктәп кенә була, хастаханә дә, хәтта гади фельдшерлык пункты да, мәдәни учреждениеләр дә булмый. Аның каравы, өч мәчет эшли. Казан-Екатеринбург тимер юлы төзелеше вакытында Әгерҗе үсә башлый. 1915 елның маенда хәрби һәм коммерцияле поездлар өчен хәрәкәт ачыла. Әгерҗе станциясенең эшли башлавын да шушы елдан исәпләргә мөмкин.
1918 елда Лесопильная урамында урнашкан беренче совет мәктәбе ачыла. Советская урамында татар балалары өчен мәктәп була. Халыкка медицина хезмәте күрсәтү яхшыра. Фельдшерлык пункты эшли башлый. Гасыр ярым Вятка губерниясы составында булган Әгерҗе, ТАССР төзелүгә, аның составына керә.
1921 елда Әгерҗе кантоны барлыкка килә. 1924 елда Әгерҗе кантоны Әгерҗе районы итеп үзгәртелә, аның чикләре билгеләнә. Әгерҗе район үзәгенә әйләнә.

1929 елда тулы медицина шәһәрчеге – хирургия, терапия, бала тудыру бүлекчәләре булган тимер юл хастаханәсе сафка баса. Урта мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Кибетләр, ашханәләр, пекарнялар салына.

20 еллар ахырына Әгерҗе авылы 10 мең тирәсе кешесе булган эшчеләр поселогына әверелә. Әгерҗе партия оешмасы җитәкчелегендә Әгерҗенең йөзе һәм аның кешеләре үзгәрә.
1938 елның 28 августында РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән Әгерҗе эшчеләр поселогы Әгерҗе шәһәре итеп үзгәртелә.

Бөек Ватан сугышы еллары
Бөек Ватан сугышы елларында якташларның батыр хезмәте җиңүне якынайтуда зур роль уйный. Сугыш елларында Уралның хәрби-сәнәгать базасын фронт белән бәйләгән Әгерҗе тимер юл төене Бөек Ватан сугышы тарихына лаеклы өлешен кертә. Барлык совет халкы кебек үк, әгерҗелеләр дә фашизмны тар-мар итүдә, сугыш җимергән хуҗалыкны торгызуда катнашалар.

Хәзерге заман
Бүген Әгерҗе – актив үсүче шәһәр һәм анда биредә яшәүче халыкларның барлык традицияләре һәм йолалары саклана. Әгерҗе – эре тимер юл төене. Ул – икътисадның аграр секторы.
Әгерҗе – эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм коммуникатив хуҗалык шәһәре. Биредәге күпсанлы социаль һәм мәдәният объектлары яшәешне кызыклы һәм тулы канлы итә. Аның төп байлыгы – туган ягыбызның иминлегенә, чәчәк атуына йогынты ясаучы, биредә уңайлылык булдыручы талантлы, хезмәт сөючән халкы.
