Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат

Әгерҗенең спорт командалары

Әгерҗе укучылары хоккей һәм футбол кебек спорт төрләренә өстенлек бирәләр. Әгерҗенең «Спутник» һәм «Локомотив» командалары даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Бу бүлек – Әгерҗе спорт командалары һәм аларның уңышлары турында.

Әгерҗе спорт мәктәбе каршында күп еллар хоккей һәм футбол командалары эшләп килә. 

Хоккей командасы турында мәгълүмәт 

“СПУТНИКхоккей командасының тарихы узган гасырда, малайлар ачык мәйданда шөгыльләнгән вакытларда ук языла башлый. 2003 елда рәсми рәвештә Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе барлыкка килә. 2004 елда тренер Сергей Терешкин инициативасы белән яшь хоккейчылар үзләренә “Спутник” исемен сайлыйлар. 2008 елның февралендә яңа боз сараен ачу тантанасы була. Татарстанның экс-президенты Минтимер Шәймиев катнашында узган тантаналы чара көнне беренче матч уза: 1995-96 елгы “Спутник” һәм “Ижсталь” командалары спортчылары очраша. Беренче гол авторы – әгерҗеле Руслан Гайнетдинов. 

Бүгенге көндә «Спутник» хоккей клубы каршында тренер Евгений Грошев җитәкчелегендә 2009-2010 елгы, тренерлар Алексей Яковлев һәм Әсгать Гарифуллин җитәкчелегендә 2013-14, 2015-16, 2017-18 елгы малайлар командалары шөгыльләнә. 2019-20 елгы балаларны туплау бара. 

Футбол командалары турында мәгълүмәт 

«СПУТНИК» футбол командасы 2014 елда оештырыла. Тренерлары – Алексей Колчин. Бүгенге көндә аның җитәкчелегендә 2009-10, 2011-12, 2013-14, 2015-16 елгы футболчылар командалары уйный. Шул ук елгы футболчылар тренер Илдар Идиятов җитәкчелегендәге «ЛОКОМОТИВ» футбол командасында да шөгыльләнәләр. 

Хоккей һәм футбол командалары ел саен төрле спорт чараларында катнашалар һәм даими рәвештә республика дәрәҗәсендәге ярышларда призерлар һәм җиңүчеләр булып калалар. Әйтик, узган ел сезонын футболчылар ТР Беренчелеге финалында ике җиңү белән төгәлләделәр. 2009-10 елгы «Спутник» командасы һәм 2011-12 елгы «​​​​​​​Локомотив» командасы алтын медальгә лаек булды. 

Әгерҗе спорт мәктәбенең күп кенә спортчылары Татарстан җыелма командалары составында бөтенроссия ярышларында чыгыш ясыйлар. Күп кенә чыгарылыш спортчылары үз хезмәт коллективлары командаларында уйнауларын дәвам итәләр. Әйтик, тимерьюлчы Максим Исламов Горький тимер юл җыелма командасы капитаны булып тора. Үзләрен спортка багышлаган спортчылар да бар. Мисалга, Кирилл Булдаков капкачылар белән тренировкалар уздыра, Амаль Галимҗанов хөкемдар эшчәнлеген дәвам итә, Максим Грошев – профессиональ хоккейчы.