Әгерҗе – спорт шәһәре: шәһәрнең спорт корылмалары
Әлеге сәхифәдә шәһәрдәге спорт объектлары турында мәгълүмат бирелгән. Аларда төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Стадион, ябык футбол манежы, спорт комплексы, Боз сарае, тренажерлар һәм спорт мәйданчыклары – болар барысы да төрле яшьтәге кешеләргә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Бу бүлектә шәһәрнең спорт объектлары һәм командалар турында мәгълүмат урнаштырылган.
-
Әгерҗедә спорт секцияләре: адреслары, телефоннары һәм эш режимы белән тулы исемлек
Тасвирлама: Бу бүлектә Әгерҗе шәһәрендәге спорт объектлары, аларда эшләп килүче секцияләр, аларның эш режимы күрсәтелгән. Тулаем алганда, Әгерҗедә футбол, хоккей, чаңгы, баскетбол, волейбол һәм башка секцияләр актив эшли. Алар турында тулырак бу бүлектә белегез.
-
Әгерҗенең спорт командалары
Тасвирлама: Әгерҗе укучылары хоккей һәм футбол кебек спорт төрләренә өстенлек бирәләр. Әгерҗенең «Спутник» һәм «Локомотив» командалары даими рәвештә төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Бу бүлек – Әгерҗе спорт командалары һәм аларның уңышлары турында.
Әгерҗедәге спорт оешмалары
Райондагы иң зур һәм төп спорт оешмасы – Әгерҗе спорт мәктәбе. Аңа «Локомотив» стадионы, ябык футбол манежы, «Спутник» боз сарае, чаңгы базасы керә. Дзюдо секциясе (тренеры – Александр Светлишин), армрестлинг (Руслан Закиров), хоккей (Әсгать Гарифуллин, Алексей Яковлев, Евгений Грошев), футбол (Алексей Колчин, Илдар Идиятов), чаңгы узышлары (Сергей Чечегов, Тимофей Чечегов, Александр Чечегов) секцияләре эшли. Спорт мәктәбенең чаңгы узышлары секцияләре Бимада (Эдуард Михайлов) һәм Күләгәштә (Геннадий Орехов) дә бар.

«Радуга талантов» Балалар иҗаты йортында малай-кызлар берничә спорт юнәлешендә шөгыльләнәләр: кул көрәше, спорт аэробикасы, спорт акробатикасы, картинг. Мәктәпләр базаларында волейбол, баскетбол, шахмат, бокс секцияләре эшли.

«Олимп» спорт комплексында 22 юнәлештә шөгыльләнү мөмкинлелге бар. Болар – йөзү, заманча бию, стретчинг, бию йогасы, футбол, баскетбол, стэп-аэробика, аква-аэробика, бадминтон, каратэ, ушу һәм башкалар. «Олимп»та шөгыльләнүчеләр – төбәкара һәм халыкара ярышлар җиңүчеләре, Бөтенроссия акцияләрендә актив катнашучылар. Икенче сыйныф укучыларын йөзәргә өйрәтү буенча проект уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Өченче буын буын университеты вәкилләре теннис, бадминтон, скандинавия йөреше белән актив шөгыльләнәләр.

Спорт ярышлары
Районда күптөрле спорт ярышлары уза. Шулар арасында «Россия чаңгы юллары», «Пеләмеш чаңгы юллары», хезмәт коллективлары арасында район спартакиадасы, Тынычлык эстафетасы, Район башлыгы кубогына футбол турниры, Тимерьюлчылар профсоюзы кубогына хоккей турниры кебек традицион ярышлар да бар.
