Бу шарлотканы ясавы бик җиңел, тәме бик тәмле.
Дүрт йомырканы яхшылап туглыйбыз һәм шуңа бер стакан шикәр комы өстибез. Чәй калагының очына гына сода алып аны аш серкәсе белән сүндерәбез. Шуңа 1-1,5 стакан он салып яхшылап болгатабыз да табага агызабыз. Алманы кем ничек тели – шуның кадәр турый ала.
Тагын бер сер: ябышмасын өчен табаны эретелмәгән ак май белән майлыйбыз, манный ярмасы сибәбез. 180 градуста җылытылган духовака тыгып 25 минут пешерәбез.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев