Мич коймагы – бөтенләй башка ул
Тиздән мөселман дөньясы зарыгып көткән Ураза, аннан Корбан бәйрәмнәре җитәр. Бу изге бәйрәм көннәрендә балачакта без йокыдан торуга әнкәйнең кызу мич каршында коймак пешерүе, аны олы табага салып, өстенә күп итеп сары май коеп сикертүе, бармакларны ялый-ялый кайнар коймакларны сыпыртуыбыз – әле дә гел күз алдымда...
Һәр татар гаиләсендә Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә әни-апалар, әнә шулай, якыннарын, каладан кайткан туганнарын күпереп пешкән тәмле мич коймагы белән сыйлыйлар, күршедә яшәүче ялгыз әбиләрне дә чәйгә чакыралар иде. Дөрес, хәзер дә бу олы бәйрәмнәрдә коймак – табын түрендә. Әмма кызу мич алдында пешкән майлы коймак сирәк гаиләләрдә генә инде. 90нчы елларда авыл йортларына газ керү шатлыгыннан күпләр ап-ак итеп акшарлаган мичләрен сүттеләр. Хәзер мичтә пешкән коймак, шәңгә, бәлешләр сагынып сөйләргә генә калып бара. Кайберәүләр газ мичендә пешкәне дә менә дигән шәп була дияр. Юуук, җәмәгать, мичтә пешкәнгә җитәме соң инде?! Мич коймагы – бөтенләй башка ул... Редакциядә эшли башлагач мич коймагы белән безне ветеран хезмәттәшләребез Зәйтүнә апа Сергеева, Мәсгудә апа Сайманова сыйлыйлар иде. Хезмәттәшебез Миләүшәнең Исәнбайдагы әнисенең дә коймагын күп тапкыр авыз иткән булды. М-м-ммм, тәмле дә инде Фәридә апаның мич коймагы!
Йортка үзгә ямь биреп, тәмле камыр ашлары пешерә торган мич авылларда да, ни кызганыч, музей экспонаты кебек кенә калып бара. Ә менә Чулпан–Раил НУРМӨХӘММӘТОВлар, яшь булсалар да, Әгерҗедә яңа йорт төзергә керешү белән мич чыгарырга дигән карарга киләләр. Хәзер мәһабәт йортларының уртасында авылча ямь биреп ап-ак мич балкып тора.
Икебез дә авыл балалары бит. Шәһәр фатирында яшәгәндә якыннарымны әнием кебек бик тә мичтә пешкән ризыклар белән сыйлыйсым килә иде. Яңа йортыбызда бу хыялымның чынга ашуына сөенеп туялмыйм, – ди хуҗабикә Чулпан.
Район үзәк китапханәсендә эшләүче бу яшь ханым бик кунакчыл. Хезмәттәшләрен мичтә пешергән камыр ашлары белән гел сыйлап тора ул. Күптән түгел “Ак калфак“ хатын-кызлар оешмасының Иҗаудагы бүлекчәсе бәйрәменә килүчеләр дә Чулпанның тәмле мич коймагын мактый-мактый ашадылар. Әгерҗедәге Ак калфаклылар да бергә җыелганда аның коймагын ашап туялмыйлар.
Хәзер яшьләр йортларны зур, заманча итеп төзиләр. Әгәр инде мич тә чыгарып куйсалар, һич тә үкенмәсләр. Бисмилла әйтеп, мичтә коймак, өчпочмак, шәңгә, бәлеш пешергәндә аның хуш исе урамга кадәр тарала. Ә тәмееее...– дип безнең дә авыз суларын китерде хуҗабикә.
ЧУЛПАННАН МИЧ КОЙМАГЫ РЕЦЕПТЫ
0,5 литр җылы сөт, 0,5 литр җылы су, 5 йомырка, 4-5 аш кашыгы көнбагыш мае, 50 грамм чүпрә, тәменчә тоз, шикәр комы. Барысын бергә кушып болгаткач он салып, камырны җылы урынга куярга. Кабарып күтәрелгәч, кызган табага салып пешерергә.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев