Алда безне аномаль салкыннар көтә
Кайчанга кадәр дәвам итәчәк?
Алдагы көннәрдә Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Идел буе федераль округында да температура нормадан шактый түбән булачак. Бу хакта Россия Гидрометеоролоия үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Эксперт сөйләгәнчә, бүген Идел буе федераль округы территориясендә температура нормадан югары булган соңгы көн. Киләсе атна башында аномаль салкыннар фаразлана.
«Җомга көнне уртача кышкы температуралар булачак. Көндез температура нормадан 3-4 градуска югарырак. Бу Идел буена һәм Уралга кагыла — бу төбәкләрдә -8, -10 градус салкын булачак. Киләсе атна башында ук температура сигез градуска төшәчәк. Якшәмбе көнне температура нормадан 8-10 градуска түбән булачак», — диде галим.
Алдарак «Татар-информ» ялларда Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә дип язган иде.
Казанда бүген кинәт суытачак, әмма әлеге салкыннар озак дәвам итмәячәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдев хәбәр итте.
«Безгә төньяк-көнбатыш антициклоны бик салкын һәм арктик һава алып киләчәк. Һава температурасы шактый төшәчәк һәм төнлә -20 градус булачак. Әмма кайбер районнарда ул -26 градуска кадәр төшәргә мөмкин», — диде ул.
Спикер сүзләренчә, көннәр кинәт суытачак, әмма бу озакка сузылмаячак. Сишәмбе Татарстан башкаласына яңа циклон белән бәйле атмосфера фронты киләчәк, басым төшәчәк, кар яварга мөмкин.
Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлавынча, шимбә һәм якшәмбе Татарстан башкаласында һава температурасы -16 градус, ә якшәмбе төнендә -23 градус, дүшәмбе төнендә -19 градус булуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев