Апрель аендагы җәй эсселәре хәерлегә булырмы – синоптиклар фаразы
ТР Гидрометеоүзәгенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина фаразлавынча, апрельнең икенче яртысында һәм майда салкыннарның кире кайтуы, кырау төшү һәм хәтта кар явуы мөмкин
Апрель уртасында Татарстанга июнь эсселәре килде. Май аенда һава торышы нинди булыр? Аномаль җылылыкның нәтиҗәләре нинди булыр, һәм салкыннар кайчан кайтачак?
«Якын көннәрдә нигездә субтропик һава белән җылытылган антициклон йогынтысында булачакбыз. Бик югары температуралар фаразлана. 19 апрельдә көндезге сәгатьләрдә плюс 20-25 градус җылы көтәбез. Якын көннәрдә кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Алдагы 3 тәүлектә уртача тәүлеклек температура нормадан 5-8 градуска югарырак булачак. Мондый җылы һава торышы май ахыры – июнь башына туры килә”, - ди ТР Гидрометеоүзәгенең метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, якындагы көннәрдә (25 апрельгә кадәр) Татарстанда һава температурасы нормадан 5 градуска югарырак булыр, дип фаразлана.
Ирина Трущина мәгълүматлары буенча, апрельнең икенче яртысында һәм майда салкыннарның кире кайтуы, кырау төшү һәм хәтта кар явуы мөмкин.
«Бик җылы һава торышы киләсе атна уртасына кадәр сакланачак. 20 апрельдән 22 апрельгә кадәр температура 22 градуска кадәр җылы булачак», – дип хәбәр итте «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов.
23-24 апрельдә татарстанлыларны кискен суыту көтә.
«Явым-төшемле һава торышына күчү көтелә, 24-25 апрельдә – җепшек кар һәм көндез температураның плюс 3-8 градуска кадәр кискен төшүе мөмкин», – дип аңлатты синоптик.
«Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков билгеләп үткәнчә, апрельдә һава торышы аномаль җылы булуга карамастан, майда еш кына салкыннарның кире кайтуы күзәтелә.
«Май кыраулары уңыш өчен куркыныч. Үткән һәм алдагы елларда бакчачыларның, кулдан ясалган теплицаларны курткалар һәм фуфайкалар белән каплап, туфракка утыртылган уңышларын саклап калганнарын хәтерлим. Күпләрнең ул вакытта уңышы һәлак булды», – дип искә төшерде Волков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев