Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Апрельдә аномаль җылылык көтелә

Белгеч сүзләренчә, мондый һава торышы шулай ук Үзәк, Төньяк Кавказ, Урал, Көньяк округларда урнаша

Апрельдә Идел буе федераль округында Россиянең Европа өлешендәге кебек аномаль җылы була. Урыны белән явым-төшем күләме шулай ук нормадан югарырак фаразлана. Бу хакта ТАСС Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Апрельгә фараз шундый – Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә температура нормадан шактый югары», - диде ул.

Белгеч сүзләренчә, мондый һава торышы шулай ук Үзәк, Төньяк Кавказ, Урал, Көньяк округларда урнаша. Урал белән Себернең төньяк өлешендә һава температуралар нормага сыеша, йә бераз түбәнрәк, шул ук вакытта Приморьеда, Хабаровск краенда һәм Камчаткада югарырак булырга мөмкин.

«Төньяк-Көнбатыш федераль округының төньяк төбәкләрендә явым-төшемнең нормадан артуы фаразлана. Бу Карелия, Мурманск өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы», - дип ачыклык кертте Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе.

Явым-төшемнең нормадан артуы шулай ук Идел буе федераль округының көньягында һәм Себернең көньяк-көнбатышында, Хабаровск районында, Красноярск крае үзәгендә һәм Якутиянең көнбатышында күзәтеләчәк.

Шул ук вакытта кайбер территорияләрдә явым-төшем кытлыгы фаразлана. Бу Көньяк федераль округка, Якутиянең төньяк өлешенә, Чукотка, Байкал аръягы, Амур өлкәсенә кагыла. Шуңа бәйле рәвештә монда янгын чыгу куркынычы бик иртә барлыкка киләчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев