Апрельдә Татарстанда һава температурасы нормадан югары була
Һава торышы

Апрельдә Татарстанда һава температурасы нормадан югары була

Метеорологлар ни фаразлый

Апрельдә Татарстанда, шулай ук Казанда уртача һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югары булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтен республика өчен климат нормасы +5,4 градус, ә башкала өчен +5,8 градус була, дип хәбәр итә метеорологлар.

Шул ук вакытта айлык явым-төшем нормасы якынча климат нормасына туры килә. Татарстанда ул 30 мм, ә Казанда 33 мм тәшкил итә.

Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» белән әңгәмәдә билгеләп үткәнчә, март нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында уртача айлык температура климат нормасыннан 3-4 градуска югары булачак.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев