Атна уртасына Татарстанда суытачак
Һава торышы

Атна уртасына Татарстанда суытачак

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Атна уртасына Татарстанда антициклон йогынтысында температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 1 февральдә, төнлә кар явачак, ләкин көндез атмосфера басымы арту белән явым-төшем туктаячак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -12 градуска кадәр, көндез -2..-7 градус салкын булачак.

Пәнҗешәмбе, 2 февральдә, явым-төшем ихтималы аз, дип билгеләп үтә синоптиклар. Сизелерлек суытачак дип фаразлана: төнлә -10..-15 градус (аязганда -20гә кадәр), ә көндез -5..-10 градус көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 3 һәм 4 февраль, җомга һәм шимбә көннәрендә температура фоны янә күтәреләчәк. Болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак. Төнлә һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр (түбән урыннарда-15 градуска кадәр), көндез -2 дән -7 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев