Август тотрыксыз һава торышыннан, яңгыр һәм эсселектән башлана
Һава торышы

Август тотрыксыз һава торышыннан, яңгыр һәм эсселектән башлана

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә

Июльнең соңгы көннәрендә һәм 1 августта Татарстанда тотрыксыз һава торышы, яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якшәмбе республика актив атмосфера фронтына эләгә. Көчле яңгыр һәм яшен көтелә, җил секундына 17-22 метр тизлек белән исәчәк.

Төнлә һава температурасы +17..+22 градус була. Көндез Татарстанның көнбатышында һава температурасы +26..+31 градус, көнчыгышта +36 градуска кадәр көтелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, киләсе атна тотрыксыз һава торышыннан башлана. Кабат яшен, яңгыр көтелә, һава температурасы +24..+29 градус, көнчыгышта +33 градуска кадәр фаразлана.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев