Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Белгеч июнь ахыры һәм июль башында һава торышының нинди буласын әйткән

26 июньнән 5 июльгә кадәр һава температурасының нормадан 1-2 градуска түбәнрәк булуы көтелә

Казанда җәйнең беренче ае явым-төшем буенча норманы арттырып үтәгән инде. Июньнең беренче яртысында һава температурасы – климат нормасыннан югарырак, икенче яртысында – түбәнрәк булган. 

Казан метеорологы, профессор Юрий Переведенцев “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. 

 

“Июнь аенда Казанда алмашынучан һава күзәтелде. Айның беренче яртысында антициклон эсселек алып килде һәм температура нормадан югарырак булды. Ә инде икенче яртысында циклоннар өстенлек итте. Соңгы ике атнада һава температурасы – нормадан түбәнрәк дәрәҗәдә, хәзер 20 градус чамасы тәшкил итә. Җәйнең беренче ае явым-төшем буенча норманы арттырып үтәде, 56 мм урынына 70 мм артыграк күләмдә явым-төшем булды”, – дип сөйләп үткән ул. 

 

Переведенцев мәгълүматларына караганда, Казанда июнь аендагы уртача температура климат нормасына якын булачак. Әмма алдагы декадада (26 июньнән 5 июльгә кадәр) һава температурасының нормадан 1-2 градуска түбәнрәк булуы көтелә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев