Бүген кырау төшәргә мөмкин
Һава торышы

Бүген кырау төшәргә мөмкин

8 июньдә төнлә урыны белән туфрак температурасы -1˚ка кадәр төшәргә мөмкин.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары республика территориясендә җил-давыл булу ихтималын кисәтә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге кискен агрометеорология күренеше Татарстан территориясендә көтелә.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 8 июньдә төнлә республикада урыны белән туфрак -1˚ка кадәр суынырга һәм кырау төшәргә мөмкин. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев