Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Бу атна ахырында Татарстанда беренче кар явачак?

Кар турында әйткәндә, ул циклон белән төньяктарак булачак

Атна ахырына Татарстанга салкыннар киләчәк, беренче кар төшәргә мөмкин. Бу хакта «Метео» прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шуваловка сылтама белән Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, эш көннәрендә республикада «яхшы һава торышы» сакланачак. Көннәрнең кояшлы булуы, термометр баганаларының +15..+17 градуска кадәр күтәрелүе көтелә. Әмма шимбә көнне салкын фронт килү сәбәпле, хәл үзгәрәчәк. +9..+12 градуска кадәр суытачак, яңгырлар яварга мөмкин.

«Кар турында әйткәндә, ул циклон белән төньяктарак булачак, Киров һәм Пермь шәһәрләрен колачлаячак. Татарстанда кар төшү ихтималы булса да, ул якшәмбе яки, җылы фронт якынлашкач, дүшәмбе-сишәмбе көннәрендә мөмкин. Әмма ул республиканың ерак төньягына һәм төньяк-көнчыгышына гына кагыла», — дип билгеләп үтә белгеч.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев